Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә ата-аналар БДИ тапшырды

Зәйдә Бөтенроссия “Ата-аналарның БДИ тапшыру көне” акциясе узды. Аның кысаларында ата-аналар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырды.

Чара шәһәрнең 6нчы белем бирү мәктәбендә үтте, акциядә барлыгы 16 ата-ана катнашты.
Чараның төп максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уздырылган БДИ таләпләре акциядә катнашкан ата-аналарга да кагыла. Алар мәктәп бинасына паспорт күрсәтеп, металл эзләүче махсус корылма аркылы узды. Телефоннарны куллану катгый тыела, имтихан барышы видеога язылып бара. Бер генә аерма: укучыларга рус теленнән БДИ тапшыру өчен өч сәгать ярым вакыт бирелсә, ата-аналар бер сәгать дәвамында махсус төзелгән биремнәрне башкарырга тиеш иде.

Югары Шепкә авылыннан килгән Венера Закирова белән имтихан башланганчы сөйләштек. Венера Сәит кызы Югары Шепкә мәктәбе директоры. 

-Улым Тимур татар гимназиясенең XI сыйныфында укый. Мин бу чарага үз көчемне, улымның имтихан тапшырганда эчке халәтен аңлау өчен дип килдем. Бәлки, шәхси тәҗрибәгә таянып, улыма имтиханга әзерләнүдә файдалы киңәш бирә алырмын. Без укыганда мондый төр имтихан юк иде, бераз куркыта, җаваплы бит. Мәктәпләрдә БДИ үткәрүгә уңай карыйм. Шул биргән имтиханнарына карап, югары уку йортларына документларын тапшыралар. Берьюлы өч-дүрт уку йортына биреп була. Балаларның төп эше уку бит инде. Укысыннар, белем алсыннар. Белемнәре булса, БДИдан куркырга кирәк түгел. Тимурда әлегә бернинди дулкынлану сизмим. Күптән түгел сынау имтиханы биреп карадылар. Рус теленнән “4”легә бирде. Үзенең белеменә таяна торгандыр инде, - ди Венера Сәит кызы.

Венераның улы Тимур Шәмсетдинов VIII сыйныфка кадәр Югары Шепкә мәктәбендә укыган. VIII сыйныфтан шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенә укырга килгән. Тимур рус теле, математика һәм физика фәннәреннән БДИ тапшырырга җыена.
6нчы мәктәп укытучылары ата-аналарны БДИ үткәрү тәртибе һәм быел гамәлгә кертеләчәк үзгәрешләр белән таныштырды. Сәгать 10да оештыручылар инструктаж үткәрде һәм имтихан башланды. Ниһаять, сыйныфта тынлык урнашты. Ата - аналарның белемен тикшерү максат итеп куелмаганын оештыручылар алдан ук әйтеп куйдылар. Шулай да, һәрбер ата-ана тырышты, бер сәгать дәвамында бер дә чыкмыйча имтиханны яздылар. 
Әти-әниләр өчен узган имтиханның нәтиҗәләре бернинди көчкә ия түгел. Шулай да, балалары әти-әниләрен теләкләр теләп мәктәпкә озатып калганнар икән. 

-Курыкма, каушама, син булдырасың, - дип озатып калды улым Тимур ди, Венера Закирова. 

- Без мондый биремнәргә күнекмәгән, безне гел башкача укыттылар. Үзем мәктәптә татар теле укытучысы булып эшлим, бәлки шуңадыр, бүгенге имтихан авыр булмады, иншаны да  яздым, - ди 6нчы мәктәптә укучы Рушат Нәбиуллинның әнисе Раушания Нәбиуллина.

Быел районнан 133 укучы БДИ тапшырачак, алар өчен имтиханны уңышлы бирү - иң мөһим бурычларның берсе. Аңлавымча, бүгенге укучылар БДИдан курыкмыйлар, алар бланкларны да тиешенчә тутыра белә, иншаны да таләпләргә туры китереп яза. Шунысы да бар әле, бүгенге көндә мәктәп балаларын укыганны сөйләргә генә түгел, ә уйланырга, үз фикерләре булырга тиешлеген дә өйрәтәләр.

Акциядә катнашу ата-аналарга үз тәҗрибәсен тупларга, имтиханның бар үзенчәлеген аңларга мөмкинлек тудыра. Киләсе елга БДИ тапшыруда үз көчләрен сынарга теләүче ата-аналар саны тагын да артыр, дип ышана укытучылар.

#сдаемвместе2023 

#готовимсявместерт

#готовимсяГИА

#образованиетатарстан

#ГИА2023

#егэдляродителей

 

Ирина Смирнова фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев