Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә – ат чабышлары

Зәебездә күркәм милли бәйрәмебез – Сабантуен ат чабышлары ачып җибәрде. Гадәттәгечә, ул шәһәр ипподромында үтте. Быел биш төрдә ярышлар уздырылды.

Билгеле булганча, “ат җене” кагылганнар аз түгел. Чаптарларны дәртләндереп, кайсы атның алга ыргылуы, кайсының артта калуы турында тәфсилләп сөйләп торучы алып баручы, районыбызның физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Илфат Әшрапов  шаяртып та, җитди дә булып, һәр катнашучыны финишка беренче килергә өндәп торды. Аның белән бергә халык та аһ итте. Берәүләр үзе җан аткан юртакның артта калуына уфтанса, икенчеләр алдан килгәненә сөенде. Җан атып, көч биреп торды тамашачы.

Башта ат чабышлары каршылыклар аша сикереп узышу буенча үтте. 1800 метр арага татар атлары ярышта. Шулай ук 2 яшьлек чиста токымлы узыш атлары, 3 яшьлек чиста токымлы атлар, 2400 метр арага җирле эшмәкәрләр атлары узышлары булды.

Каршылыклар аша сикереп узышуда  Тукай районыннан Мария Минехуҗина крестьян-фермерлык хуҗалыгы юртаклары Характер, Банифаций кушаматлы атлар, районыбызның Федот авылыннан Ильяс Сабировның Вахмистр, Гранат кушаматлы атлары ярышты. Беренче урынны Гранат кушаматлы ат алды. Аның җайдагы Екатерина Фадеева.

1800 метр арада узышучы  татар токымлы атлар барысы да Лениногорскийдан килгән Фәрит Нәбиуллин юртаклары иде. Алар Эклипс, Айтимер, Хуҗабай, Дастан кушаматлы атлар. Беренчелекне Дастан бирмәде, аның җайдагы Вильдан Биләлов. 

1200 метр арада ике яшьлек чиста токымлы атлар ярышты. Районыбызның Петр Коронов крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Бикташ һәм Мави кушаматлы юртаклар, Мансур Гыйздәтуллинның Афинасы,  Актаныш районыннан килгән Илгизәр Бариевның Жажда кушаматлы аты бу төркемдә иде. Беренче урынны бу ярышта Бикташ кушаматлы ат алды. Җайдагы Диләрә Алимова. 

1800 метр арага чиста токымлы чабыш атлары төркемендә Мария Миннехуҗинаның Проблеск, Буцефал, Петр Короновның Трофа, Мансур Гыйздәтуллинның Мистика, Тукай районы “Тулпар” ат спорты мәктәбеннән Вектор, Белый Шаман, Башкортстаннан Айдар Галимовның Йолдыз, Түбән Камадан Ильяс Якуповның Орбит исемле атлары узышка чыкты. Монда беренчелек Белый Шаман кушаматлы атта, Дамир Сабиров. 

2400 метр арага җирле атлар арасында узган ярышларда Петр Короновның Порода, Шалина, Данил Бутаковның Кызымка, Мансур Гыйздәтуллинның Фисташка, Грай, Данияр Зарифуллиның Ласка, Данис Шаргалисламовның Мираж чабышкылары катнашты.  Анда беренче урын Грай кушаматлы атта, аның җайдагы Ансар Гыйздәтуллин. 

Призлы урыннар алучы атлар муенына Сабантуй сөлгеләре, аллы-гөлле тукымалар бәйләнде, ә җайдакларга, чабышкы хуҗаларына акчалата бүләккә сертификатлар тапшырылды.
Ат чабышларын мотоциклларда узышлар алыштырды. Аны тамашачылар тыннары кысылып, төрле трюклар күрсәтүче мотоциклчыларга җан атып күзәтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев