Зәйдә ашлык складында янгын чыкты
Бүген Зәйнең икмәк кабул итү предприятиесендә янгын чыкты. Зыян күрүче, җәрәхәтләнүчеләр юк.
Бүген иртән "01" хезмәтенә Зәй икмәк кабул итү предприятиесенең ашлык складында ут чыгу турында хәбәр алына. Предприятие шәһәрнең Беренче май урамы 1нче йорт адресы буенча урнашкан. Янгын сүндерүчеләрнең беренче төркеме килеп җиткәндә 500 квадрат метр мәйданлы, аерым тора торган ашлык складының түбәсе яна торган була. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре ялкын телләренә икенче корылмаларга күчәргә ирек бирми, пожар сүндерелә. Җәрәхәтләнүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана, дип хәбәр итәләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев