Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә архив бүлегендә 80 меңнән артык документ саклана

Бүген — 10 мартта Россиядә архивлар көне билгеләп үтелә. Бу көн безгә киләчәк буыннар өчен тарихны саклауның мөһимлеген тагын бер кат искә төшерә.

Зәйдә архив бүлеге тарихы 1973 елдан башлана. Ул Зәй шәһәр Советы башкарма комитетының структур бүлекчәсе буларак оеша. Ул 18 квадрат метр мәйданны били, 12 берәмлек даими саклау документлары булган бер фонд була.

2017 елдан исә район башкарма комитетының архив бүлеге 300 квадрат метр мәйданлы аерым бинада урнашты. Ул «2016-2020 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» булдырылды. Төп архив саклагычы 183 квадрат метр заманча күчмә стеллажлар белән җиһазландырылган.

Бүгенге көндә архив бүлегендә, 1935 елдан башлап 80 000 нән артык берәмлек документ саклана, алар 260 фондта бүленгән. Саклана торган материаллар составында иң зур өлешен шәхси составтагы документлар тәшкил итә, алар — 50 530 берәмлек. Идарә документлары — 27 862 меңнән артык, фотодокументлар — 205 берәмлек. 2024 елда Зәй районы архив бүлегенә 2393 мөрәҗәгать килде, шулардан социаль-хокукый характердагылары — 2155, тематик — 238, физик затлардан — 720, юридик затлардан — 1673.

«Өченче ел рәттән архив бүлеге, Самара шәһәре Россия дәүләт архивы оештырган „Сугыш турындагы документларны укыйбыз“ акциясенә кушыла. Архив бүлеге тарафыннан концлагерь тоткыны Г. Г. Попова (Кялина) истәлекләреннән аудиоязмалар ясалды. Сугыш тәмамлануы турында беренче булып белгән Зәй элемтә үзәге телеграфисткасы Т. А. Галяминская-Шаронова истәлекләре язып алынды. Чараның максаты — Бөек Ватан сугышы турындагы архив документларын популярлаштыру һәм тарихи хәтерне саклаучылар буларак архивларның ролен күтәрү» , — диде архив бүлеге башлыгы Елена Куликова.

Архивлар көне уңаеннан Елена Владимировна хезмәт ветераннарын, хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә. Аларга тырыш хезмәтләре өченрәхмәт белдерә.

„Вакытында архив бүлеге башлыклары булып эшләгән Флорида Әхмәтвәлиева, Лидия Антонова бихисап зур хезмәтләр башкардылар. Алар безнең өчен һәрвакыт үрнәк хезмәткәрләр булып тора. Сәламәтлек, тыныч күк йөзе, җан тынычлыгы телим“, — дип тә өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев