Зәйдә Архангел Михаил храмына яңа купол белән сигез чаң куелды
Хәбәр иткәнебезчә, бүген - 30 сентябрьдә районның Олы Батрас авылында төзекләндерелеп килүче Архангел Михаил храмына изгеләндерелгән төп купол һәм чаңнар урнаштырылды. Бу изге эшкә һава торышы да уң килде.
Бу тарихи мизгелнең шаһитләре булырга авыл халкы гына түгел, башка район, республикадан да килгән иделәр.
– Без бу вакыйгага ике ел әзерләндек, шатлыгыбызга чик юк. Храмны итальян архитекторы проекты буенча төзегәннәр, куполның формасы овал рәвешендә, шуңа да аны ясаганда кайбер катлаулыкларга очрарга туры килде. Купол әзерләнеп бетүгә, аның чуен чаңнары да әзер булды. Аларын Каменск-Уральскийда ясадылар. Аларның авырлыгы да храм күтәреп торырлык итеп эшләнде, чөнки изге йортка 130 елдан артык бит. Иң зур чаң 660 килограмм тора, - дип сөйләде чиркәү старостасы Юрий Рябов.
Куполны һәм чаңнарны изгеләндерүне Зәй округы благочинные, иерией Вячеслав Федоров башкарды, ул Архангел Михаил храмы настоятеле.
– Без сезнең белән чын мәгънәсендә зур тантана шаһитләре булдык, без – бәхетле кешеләр, чөнки кемдер җимергән, ә без күптән югатканны төзибез, - диде Вычеслав атакай, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Изгеләндерүдән соң теләгән кешеләр хачка орына алды, аннан ул төп куполга урнаштырылды. Ниһаять, бер гасырдан артык гомердән соң Олы Батрас авылы өстендә чаңнар чыңы яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев