Зәйдә “Алтынчәч” балалары урамга чыгып, өлкәннәргә открыткалар бүләк иттеләр
Балалар урамнарда өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар.
1 октябрь - Өлкәннәр көне. Бу бәйрәм - өлкән буын кешеләренә тагын бер кат рәхмәт әйтү өчен менә дигән мөмкинлек ул.

Шул унайдан безнең «Алтынчәч» бакчасы уртанчылар төркеме балалары да бу көнгә алдан әзерләнделәр: матур шигырьләр өйрәнделәр, открыткалар ясадылар. Балалар тәрбиячеләре Резеда Габдриева һәм Тәслия Хәсәнова белән шәһәр урамнарына чыгып, узләре ясаган открыткаларын өлкәннәргә тапшырдылар, шигырьләр сөйләделәр.

-Хөрмәтле әби-бабайлар! Без сезне яратабыз. Бәйрәм уңаеннан безнең бүләкләребезне кабул итегез, - диде балалар.
Өлкәннәрнең шат йөзләрен күрү, җылы рәхмәт сүзләрен ишетү күңелгә рәхәтлек хисе бирде. Һәрвакытта да әби-бабаларыбызның нурлы йөзләре гел көләч булып калсын иде, дигән теләк белдерде безнең балалар.
Резеда Габдриева, Тәслия Хәсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев