Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Алиса Фрейндлих юбилеена багышланган кичә үткәрелде

11 декабрьдә Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Шатлык» социаль тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Алиса Фрейндлих юбилеена багышланган «Бездән легенда калачак...» дигән кичә үткәрделәр.

Алиса Бруновна - театр һәм киноның иң күренекле актрисаларының берсе. Дистә еллар дәвамында Фрейндлих сәхнәдә һәм экранда онытылмас образлар тудырып, тамашачыларны үз таланты белән яулап алды. Аның катнашындагы фильмнар "Ватан кинематографының алтын фондына" кергән һәм бүгенге көнгә кадәр популяр булып кала.

 “Халык артисткасының 90 яшьлек юбилее уңаеннан бүген без аның биографиясенең төп битләрен һәм ул яулаган рольләрне искә төшердек. Үзәктә ял итүчеләргә актрисаның бәхетле балачагы, сугыш һәм ачлыкны, мәхәббәтне һәм аерылышуларны үз эченә алган тулы тормышы турында сөйләдек. Кинофильмнардан өзекләр карадык, Алиса Бруновнаның кинематографта иҗат иткән иң якты образларын искә төшерде”, - ди китапханәче Светлана Трифонова.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев