Зәй активы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы җылы очрашу балалар иҗат йортында чәй табыны артында узды.
Берничә көнгә генә кайтсалар да, хәрбиләр мондый очрашуларга килергә тырыша. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин да аларга моның өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда егетләр белән бергә үз авыл җирлекләре башлыклары, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Чара “Мирас” ансамбленең патриотик җыры белән башланды. Политехник көллият студенты Никита Шакмаков хәрбиләргә җиңү рухы өстәп, шигырь укыды.
Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.
Петр Сергеевич катнашучыларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде. Күптән түгел ул үзе дә Кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов, хәрби хәрәкәтләр ветераны Юрий Павлов, Иван Лопотков белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм илтеп кайтты.
-Гуманитар ярдәмне Донецк һәм Луганск юнәлеше буенча алып бардык. Якташ егетләребез белән очрашулар һәрвакыт дулкынландыра. Очрашулар кыска булса да, туган як җылысы белән сугарылган. Йөздән артык маскировка челтәре генә алып бардык. Елена Хисаметдинова һәм аның төркемендәгеләргә моның өчен бик зур рәхмәт. Сездән һәм гаиләләрегездән кергән сорауларны оператив төстә хәл итәргә тырышабыз. Болар барысы да район башлыгы Разиф Галиевичның шәхси контролендә тора. Хәрбиләргә ярдәм итү буенча районда ныклы эш алып барыла, - диде чыгышында Петр Сергеевич.
Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә башлап йөрүчеләр Елена Хисаметдинова, Наталья Зиннурова, Дмитрий Соловьев, Марат Кыямов та катнашты. Алар хәрбиләр белән тыгыз элемтәдә торып, аларга кирәкле булган әйберләрне җыюда зур көч куялар.
- Зәй районыннан махсус хәрби операция зонасына 400 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды. Бу - республика буенча шактый зур күрсәткеч. Гуманитар ярдәм җыюга көн саен үз өлешләрен керткән барлык кешегә аерым рәхмәт белдерәсем килә. Без барыбыз да уртак җиңү өчен зур эш башкарабыз. Без бергә берләшеп кенә зур көч була алабыз, - дип билгеләп үтте чыгышында Петр Уразайкин.
Хәрбиләр Зәйдә фронттагыларга ярдәм буенча шундый эш алып барылуына рәхмәт белдерделәр, туган яктан посылкалар алу бик сөендерә, диделәр. Очрашуда чыгыш ясаучылар барысы да хәрбиләргә сез зәйлеләр өчен үрнәк булып торасыз, Ватаныбыз чикләрен саклап, батырлык күрсәтәсез, дип рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев