Зәйдә Ак таяклылар көне уздырылды
Зәй үзәк китапханәсендә Халыкара ак таяклылар көне уңаеннан чара узды.
Чарада катаншучыларны аяк таяк көне тарихы белән таныштырдылар. Халыкара сукырлар көненә инглиз фотографы Джейм Бигс тарафыннан 1921 елда нигез салына. Шушы елда яшь фотограф кинәт кенә күзләрен югалта. Әлбәттә, бу аның өчен зур фаҗигагә әйләнә. Ул кулына таяк тотып йөрергә мәҗбүр була. Әмма башта моңа берәү дә игътибар итми. Джейм аптырап калмый, бу таякчыкны ак төскә буяп куя һәм шушы хәл аркасында аңа машиналар да туктап юл бирергә керешә.
Зәй сукырлар җәмгыятендә 215 кеше исәптә тора. Аларның 12се — дөм сукыр.
Зәйдә сукырлар җәмгыяте оешуга быел 26 ел тулды. Аның беренче рәисе Гасимә Будилкина була. Менә инде җәмгыять белән 21 ел Мария Костюченко рәислек итә.
— Без барлык бәйрәмнәрне дә диярлек китапханәдә билгеләп үтәбез. Безне аңлап, якты йөз белән каршы алучы китапханә хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Ак таяк көне — безнең өчен бергә җыелырга, аралашырга, үзебез турында белдерергә, булган борчу-проблемалар турында белдерергә бер сәбәп, — диде Мария Костюченко.
«Тату гаилә» бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясап, кичәдә катнашучыларга күңел күтәренкелеге бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев