Зәйдә «Ак таяк» көнен билгеләделәр
15 октябрьдә Бөтендөньяда билгеләп үтелә торган «Ак таяк» көне уңаеннан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә начар күрүче зәйлеләр өчен чара үткәрелде.
Анда район сукырлар җәмгыятендә исәптә торучы 31 кеше килде.
Зәйдә әлеге оешма 28 ел элек төзелгән һәм шуның 23 елын Мария Костюченко биредә җитәкчелек итә. Бүгенге көндә оешмада 200 кеше исәптә тора
«Ак таяк» көне уңаеннан китапханәчеләр начар күрүчеләр өчен чыгарылган китаплардан күргәзмә әзерләделәр. Кунаклар алдында «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, «Энергетик» Мәдәният сарае концерт төркеме чыгышлары тәкъдим ителде. Матур кичәне китапханә хезмәткәрләре Ольга Руди белән Светлана Трифонова алып бардылар. Мария Костюченко якын көннәрдә туган көннәрен, юбилейларын билгеләп үтүче Әнисә Шәфиева, Римма Агашкина, Людмила Затееваларны котлап бүләкләр тапшырды.
Ә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма сәркатибе Петр Тимаськов, начар күрүчеләргә актив гражданлык позициясендә булулары өчен рәхмәт белдерде, яшәү рәвеше белән күпләргә үрнәк булуларын ассызыклады.
Белешмә өчен: Ак таяк – Британия фотографы Джеймс Биггс гамәле сәбәпле күрмәүчеләр өчен аерым символга әйләнә. Ул бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә күрү сәләтен югалткач, 1921 елда начар күрүчеләр юлларда аерылып торсын өчен кара гадәти таякны акка буей. Моны бөтен дөнья буйлап күрмәүчеләр күтәреп ала.
Роза Илалтдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев