Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә агымдагы елның мөһим объектларын карадылар

Бүген Зәйдә елга йомгак ясау тантанасы була. Шул уңайдан иң башта район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә район кунаклары – РФ депутаты Айдар Метшин, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, ТР халык артисты Виталий Агапов агымдагы елда нәтиҗәле эшләгән һәм зур төзекләндерү эшләре башкарылган объектларда булдылар.

Иң башта Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә белем бирү процессы, дәрестән соң чаралар белән таныштылар. Әлеге мәктәп узган уку елында Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган ике укучысы белән билгеле. Аннан соң әле бу көннәрдә генә капиталь төзекләндерү уздырылган үзәк дәваханәнең стоматология бүлеген карадылар. Шулай ук үзәк дәваханәгә кайтарылган томографияне, моның өчен әзерләнгән кабинетны күзәттеләр. Ә агросәнәгать паркында хәләл ризыклар әзерләнүче ашханәне тантаналы төстә ачтылар. 

Уңышлы эшләүче автостанция, психологик-педагогик ярдәм үзәге дә игътибардан читтә калмады. 

Ә “Энергетик” Мәдәният сараенда “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнаштылар. Соңыннан елны йомгаклау чарасы шаһите булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев