Зәйдә агымдагы елда район үсешенә аеруча зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды
...
Тырыш хезмәте, һөнәри осталыгы өчен ТР Рәисе Рәхмәтенә район мәдәният идарәсе бухгалтерия бүлеге җитәкчесе Альмира Блинова лаек булды. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуы һәм мәдәният өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Сәрия Батршина алды. Җирле үзидарә эшчәнлегенә лаеклы өлеш кертүе өчен ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә коррупциягә каршы көрәш эшчәнлегендә район башлыгы ярдәмчесе Татьяна Токмакова иреште. ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә шулай ук “Аккурайд Уилз Руссиа” заводы хезмәткәре Данил Уразайкин, район башкарма комитеты бүлек башлыгы Гөлнара Вәлиева лаек булдылар.
“Иң яхшы муниципаль тәҗрибә” Бөтенроссия бәйгесеннең республика этабы җиңүчесе дипломнары Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфановага, Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиевка тапшырылды.
Мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән Зәй муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев бүләкләнде.
Һәр ел саен эшчәнлеккә йомгак ясау барышында районыбызда “Ел җитәкчесе” дә билгеләнә. Билгеле булганча, район предприятиеләре алдынгы позицияләргә чыгалар, үз эшчәнлекләрендә дөрес куелган өстенлекле юнәлешләр, стратегик яктан грамоталы җитәкчелек, районның икътисади һәм социаль-мәдәни тормышында актив катнашу нәтиҗәсендә уңышка ирешәләр. 2024 ел нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе карары белән “Аккурайд Уилз Руссиа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарма директоры Кирилл Катышев “Ел җитәкчесе - 2024" дип танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев