Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә әфганчыларны искә алдылар

Моннан 44 ел элек, 1979 елның 25 декабрендә, Әфганстанның Кабул һәм Баграм шәһәрләренә Совет гаскәрләре кертелә.

Шулай итеп, 9 ел 1 ай һәм 19 көнгә сузылган әфган сугышы башлана.

Әфган сугышында Зәйдән 211 егет катнашкан, шуларның 9ына туган якка исән кайту насыйп булмаган.

Истәлекле дата уңаеннан Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында тантаналы чара узды. Анда «Гвардия» эзтабарлар клубы, "Форпост",  «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый хәрәкәте, яшьармиячеләр, укучылар катнашты.

Арабызда булмаганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Шулай ук чарада «Гвардия» эзтабарлар клубы җитәкчесе Виктор Никифоров «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый хәрәкәтенең Зәй бүлеге җитәкчесе, әфганчы Сергей Хватковка эзтабарларга экспедицияләргә катнашуда күрсәткән ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Фотолар «Гвардия» отрядыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев