Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә ачык ишекләр көне үтә

10 июльдә иртәнге сәгать 10нан кичке 4кә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре, Зәй районы территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Анда эшмәкәрләр консультацияләр ала, кызыксындырган сорауларын бирә һәм кулланучылар базары һәм санитар-эпидемиологик иминлек өлкәсендә закон таләпләрен үтәүгә бәйле актуаль темалар буенча фикер алыша алачак. Кабул итү Зәй шәһәренең Комсомол урамы, 50нче йорт  адресы буенча урнашкан санитар эпидемиология үзәге бинасының икенче катында булачак.

Ачык ишекләрдә катнашу өчен 7-22-09 яисә 7-28-88 телефоннары аша алдан язылырга кирәк. Бу очрашуларны мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк оештырырга һәм чиратлардан качарга мөмкинлек бирәчәк. Ведомство барлык кызыксынган эшмәкәрләрне Роспотребнадзор вәкилләре белән шәхси хезмәттәшлек итү мөмкинлегеннән файдаланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев