Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә “Аҗаган” хәрби-спорт уеннарында җиңүче мәктәпләр ачыкланды

Зәйнең 7нче мәктәбендә “Аҗаган” хәрби-спорт уеннарының муниципаль этабы узды.

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, аларга башлангыч хәрби күнекмәләрне өйрәтү, командалы рух тәрбияләү, армия хезмәтенә әзерләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру хәрби-спорт уеннарының төп максаты һәм бурычлары булып тора.
Анда шәһәр мәктәпләреннән алты команда ярышты. Конкурс барышында катнашучылар строй әзерлеге һәм физик күнегүләр эшләү, автомат сүтеп җыю, төз ату, саклану комплектын кию һ.б.ка ярышларда көч сынаштылар.
Шулай ук финал этабында катнашучылар Россия тарихы буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
Гомуми нәтиҗәләр буенча I урынны 4нче мәктәп командасы яулады. 6нчы мәктәп – II, 7нче мәктәп – III урында. Беренче урынны яулаган команда Зәй данын ярышларның төбәк этабында яклаячак.

Фотолар район яшьләр эшләре идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев