Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Аҗаган 2.0» хәрби‑патриотик уенның муниципаль этабы башланды

Кече яшьтәге командалар арасында җиңүчеләр билгеле булды.

7 апрельдә Зәй политехника көллияте территориясендә «Аҗаган 2.0» хәрби‑патриотик уенның муниципаль этабы старт алды. Беренчеләрдән булып кече яшьтәге балалар ярышларда үзләрен сынады. “Аҗаган”да Зәй районы мәктәпләреннән җиде команда катнашты.
Яшь катнашучылар физик әзерлекне, куркынычсызлык нигезләрен белүләрен һәм командада эш итә белүләрен: строй әзерлеге нигезләре; беренче ярдәм күрсәтү; гомумхәрби грамоталылык; каршылыклар полосасы; отрядны сәламләүне (команданың визит карточкасы) тикшерүче биш сынауны үттеләр.
Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча 7нче мәктәп командасы җиңү яулады.
6нчы мәктәп – II, Югары Шепкә мәктәбе III урында.
8 - 9 апрельдә урта һәм өлкән яшьтәгеләр арасында ярышлар узачак. Җиңүчеләр Алабугада узачак зона этапларында район данын яклаячак.

Фотолар мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев