Зәйдә 9 ишегалды 2026 елгы «Безнең ишегалды» республика программасына кертелгән
2026 елда Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 13 муниципаль берәмлектә 564 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылган, шуларның 9ы Зәй районына карый.
Зәйдә программа кысаларында 9 ишегалды төзекләндереләчәк. Болар: шөһәрдә Медицина урамы 36, 37нче йортлар, Шоссейная урамы 11нче йорт, Рәфыйков урамы 8а, 10а йортлары, Җиңү проспекты 28нче йорт, Казанская урамы 3, 4нче йортлар, Иске Зәйдә Макаров урамы 7а йорты адреслары буенча урнашкан ишегаллары.
2026 елгы сезонга әзерлек эшләре башланды инде, ишегалларының башлангыч схемалары әзерләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы 2020 елдан бирле гамәлдә. 6 ел эчендә Зәйдә 181 ишегалды үзгәртеп корылды инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев