Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә 9 яшьлек бала самокат һәм велосипед урлаган

10 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә бер ир-аттан Сәламәтлек мәктәбе территориясендә улының самокатын урлаулары турында гариза керә.

 Аларга 8 мең сумлык матди зыян килә. Оператив-эзләү чаралары барышында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан самокатны 9 яшьлек бала урлавы ачыклана. Урланган самокат хуҗаларына кайтарылган. Моннан тыш, әлеге балигъ булмаган баланың 11 апрельдә велосипед урлауда да катнашы барлыгы ачыклана.

“Тикшерү эшләре материаллары буенча аны балигъ булмаган хокук бозучылар өчен вакытлыча тоту үзәгенә җибәрү турында гариза белән процессуаль карар кабул ителәчәк”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Айгөл Яруллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев