Зәйдә 6 май истәлекле вакыйгаларга бай булачак
Бүген, 6 майда Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган, батыр шәһәрдәшебез Сергей Иванович Петрушенко истәлегенә багышланган мөһим чаралар була.
Бу вакыйгалар Җиңү көнен бәйрәм итүнең мөһим өлеше булачак һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән геройларны искә алырга мөмкинлек бирәчәк.
Чаралар программасы:
Шәһәрнең 7нче мәктәбендә, көндезге сәгать 10да ату буенча ярышлар үтәчәк.
Биредә үк көндезге сәгать 1дә батыр истәлегенә истәлек тактасын һәм музей кабинеты ачу планлаштырыла.
Мөһим тарихи мизгелнең шаһиты булыгыз — истәлек тактасы ачылу һәм Сергей Иванович Петрушенко хөрмәтенә кабинет-музей ачылу тантанасында катнашыгыз. Бу вакыйга геройның батырлыгына рәхмәт һәм хөрмәт символы булачак.
Ә көндезге сәгать 3тән 5кә кадәр шәһәрнең “Энергия” стадионында махсус хәрби операция ветераннары өчен спорт чаралары үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев