Зәйдә 50 ел элек ишкәкле спорт төрләренә өйрәтә торган мәктәп ачылган
Байдарка һәм каноэларда яшь буынны ишкәкле спорт белән шөгыльләнергә өйрәткән 63 яшьлек ветеран Валентин Петров, әнә шундый кызыклы дата турында хәбәр итә.
Валентин Георгиевич үзе әлеге спорт төре белән 1974 елда шөгыльләнә башлый һәм шул ук вакытта «Зәй-Дулкын» каноэ-клубын җитәкли. Аның әйтүенчә, бу «КамАЗ» ның ишкәк спорты буенча ун балалар яшүсмерләр мәктәбенең берсе була. Чөнки Зәй ГРЭСы аквоториясендә тренировкалар үткәрү бик уңайлы була, биредә озак вакыт катмый торган суда тренировкаларны озаклап уздыру мөмкинлеге була. Шул сәбәпле, байдарка һәм каноэларда ишкәкле спорт буенча 5нче санлы мәктәп нәкъ менә Зәйдә «КамАЗ» спорт клубы тренерлары башлангычы белән ачыла. Алар СССРның спорт мастерлары Михаил Самаров һәм Рәшидә Сәламова булалар. Мәктәп 1974 елның көзендә ачыла.
1974 елдан 1997 елга кадәр Зәйдә һәм 1997 елдан 2010 елга кадәр «КамАЗ» каноэ-клубында өч меңнән артык кеше укый. Зәйдәге мәктәпнең беренче укучылары арасында Владимир Агапов, тренер-педагог Юрий Каландинский, спорт мастерлыгына кандидат Вадим Сташков, спорт мастеры Сергей Рязанов һәм тагын бик күп танылган спортчылар була.
«Мәктәп эшләгән елларда 120лән яшь ишкәкче күнегүләр, чыныгулар үтте. Бик күп җиңүләр яуладык. Шәхсән яшь буынны әлеге спорт төре белән шөгыльләндерә алуыма шатмый, Россиянең беренче каноэ-клублары башында торучы булуым белән горурланам. Безгә ул чорларда район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр башлыклары зур матди ярдәм күрсәтте. Бюджеттан тыш чаралар хисабына гына да 250 каек алдык», — дип сөйли Валентин Петров.
1991–2000 елларда танылган ишкәкче-каноист ТаҺир Камалетдинов «КамАЗ—Автоагрегат» заводының спорт-физкультура бүлегендә, соңрак спорт мәктәбе тренеры, завуч булып эшләде. Билгеле булганча, Таһир Отахонович 1980 елларда СССРның җыелма командасы составында чыгыш ясады. Ул дөнья чемпионатының көмеш һәм бронза призеры, ике мәртәбә Советлар Союзы чемпионы, күп кенә дәрәҗәле ярышлар җиңүчесе, СССРның халыкара класслы спорт мастеры.
фото язма авторныннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев