Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә 42нче Сөббух Рәфыйков премиясе ияләрен котладылар

Бүген Зәйнең үзәк китапханәсендә тантаналы төстә Сөббух Рәфыйков исемендәге премияне тапшыру чарасы үтте. 42нче премия шәһәр музыка мәктәбе коллективына язучы Сөббух Рәфыйковның тууына 112 ел тулу уңаеннан тапшырылды. Барлыгы премия дәгъва итү бәйгесенә 15 эш тапшырылган иде.

Әлеге коллектив премияләр алучы иҗат төркемнәренең сигезенчесе, күпчелек премия ияләре  аерым шәхесләр.  Сөббух Рәфыйков исемендәге премия  – Зәй  районы хакимияте тарафыннан  1991 елда гамәлгә куелган иде. Ул күренекле язучы, сәяси золым корбаны Сөббух Һади улы Рәфыйков  исемен мәңгеләштерү максатыннан булдырылды. Әлеге премия Зәй муниципаль районы башлыгы карары нигезендә 3 елга бер мәртәбә бирелә.
Бу бүләк  мәдәниятне (әдәбият һәм сәнгать, музыка, театр, декоратив-гамәли, сынлы сәнгать) үстерүгә зур өлеш кертеп, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, әсәрләре, хезмәтләре үзенчәлекле автор стиле, яңалыгы, кабатланмаганлыгы белән аерылып торган эшләр өчен аерым шәхесләргә яки коллективларга бирелә.
Матур чара язучы исемен йөртүче үзәк китапханә фоесында, аның китапларыннан оештырылган күргәзмә каршында әдәби-музыкаль чыгышлар, язучы, аның әсәрләренә аңлатма бирү белән башланып китте. Анда “Ак төннәр” шигырьләр җыентыгы, “Беренче яз”, “Авыл иртәсе”, “Тын елга буенда” китапларының кыскача эчтәлекләренә итапханәчеләр аерым-аерым тукталды.  

Ә тантаналы чара китап укучылар залында үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, китап укучыларны, премиягә лаек булган коллективны тәбрикләде. 


- Бөек язучы, якташыбыз исемендәге премиянең иң-иңнәргә бирелүе, безнең бу шәхесне күңел түребездә йөртүебезнең бер күркәм чагылышы. Аны алу өчен тырышып халкыбызга, мәдәният-сәнгатебезгә хезмәт итүче зәйлеләргә зур рәхмәт. Алга таба да бу матур традиция дәвам итәр, - диде ул. 


Кичәне күңелгә үтәрлек итеп китапханәче Лилия Әхмәтҗанова матур шигырьләр сөйләп алып барды. Ул язучының тормыш юлын бәян итте.  Сөббух Рафиков хәвефле еллар корбаны буларак Себергә, котып ягына — Норильскига озатыла. 1957 елга кадәр, шәхес культына дучар ителгән меңләгән шәхес белән бергә, төрле лагерьларда газап чигә. Ил өстендә саф җилләр исә башлап шәхес культы фаш ителгәч, Сөббух Рафиков да тулысынча акланып Татарстанга, 1957 елны туган авылы Нөркәйгә кайта. Премия тапшыру тантанасында шәхеснең гомер юлы әнә шулай искә алынды. Чарада катнашкан Татарстан Язучылар берлеге урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафинда да язучының безгә калдырган зур мирасы турында сөйләде.
Шулай ук Куш-Елга авылы кызы, язучы, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәренең 77 гимназиясендә укытучы булып эшләүче Рамзия Сөләймановна – Зиганшина да язучы иҗатына, аның турында үзе иҗат иткән шигырьләргә тукталды. Шәһәребез педагогы Роза Хәйретдинова да күренекле якташлар эшен дәвам итүен үз иҗаты аша чагылдырды. 
Ә педагог Руслан Николаев  Сөббух Рәфыйковның якыннарына язган хатларын укып, күңел кылларын тибрәтте. 
Премия ияләре булган музыка мәктәбе коллективы үзләренең матур музыкаль чыгышларын бүләк иттеләр. Зәй музыка мәктәбе директоры Дина Коронова исә үз чыгышында, коллективка бирелгән бүләк һәм күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт белдерде. 
Биредә үк “Сөббух Рәфыйков әсәрләре геройлары” дип исемләнгән әдәби бәйгегә дә йомгак ясалды. Иң-иң эшләр ияләренә  дипломнар һәм  сертификатларны Разиф Кәримов  тапшырды.
Эссе авторлары арасында җиңүчеләр:  
Фәния Әъзәмова, Роза Хәйретдинова, Рәмзия Җиһаншина, Ралия Әхмәуллина, Марина Халикова, Гүзәлия Миңнуллина.
Чарада катнашкан Сөббух Рәфыйковның оныгы Айнур һәм аның гаиләсе, бабалары истәлеген зурлаган зәйлеләргә рәхмәт белдерделәр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев