Зәйдә 34 китапханә эшли
Бүген, 27 майда Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә көн дәвамында үзенчәлекле чаралар үтә.
Иртәнге сәгать 10нан “Библиокруиз” дип исемләнгән әдәби-уен мәйданчыгы эшли, анда теләгән кешеләр китапханә эшчәнлеге белән таныша ала.
Ә көндезге сәгать 3тә язучы Нина Самарина белән очрашу оештырыла.
Шулай ук китапханәдә көн дәвамында төрле экспозицияләр, китап күргәзмәләре, төрле мастер-классларда катнашырга мөмкин.
Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре составында районда 34 китапханә исәпләнә. Аларда 55 китапханәче халыкны культура - агарту белән шөгыльләнә.
Районыбыз китапханәчеләрен һөнәри көннәре белән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев