Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә 2025нче елның беренче сабые туды

Малай 2840 грамм авырлыкта, 49 сантиметр озынлыкта туган.

Бүген, 10 гыйнварда төгәл 15 сәгатьтә район үзәк дәваханәсенең  бала тудыру бүлегендә 2025нче елның тәүге сабые дөньяга килде.   Малай Екатерина һәм Сергей  Красновлар гаиләсендә беренче бала. Ир белән хатын Иске Зәйдә яшиләр.

Табиб-акушер әйтүенчә, бала табу уңышлы узган, сабый һәм әни үзләрен яхшы хис итәләр.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда беренче бала Зәйдә 6 гыйнвар көнне 8 сәгать 4 минутта дөньяга килгән иде.

Красновларны чын күңелдән әлеге сөенечле вакыйга белән котлыйбыз. Бәхетле, тәүфыйклы бала булып, әти-әни тигезлегендә үссен сабый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев