Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә 2024 елның «Ел укытучысы» мәгълүм булды

Зәйдә «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды.

Педагоглар бәйге кысаларында һөнәри осталыкларын сынадылар, мастер-класслар күрсәттеләр.

Һөнәри осталык конкурсы — педагогларның һөнәри үсешенә яңа этәргеч. Конкурста катнашучыларның чыгышларына компетентлы жюри әгъзалары бәя бирде, алар составында мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге башлыгы һәм методистлары, муниципаль методик берләшмәләр җитәкчеләре, әйдәп баручы укытучылар кергән иде.

Муниципаль этап йомгаклары буенча «Ел укытучысы» номинациясендә 4нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Ирина Бурмистрова җиңү яулады. Татар гимназиясенең математика һәм физика укытучысы Алсу Юнысова — II, Якты Күл мәктәбенең математика укытучысы Руфина Биккинина һәм 6нчы мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Любовь Хәлилова III урынны бүлештеләр. 

«Педагогик дебют» номинациясендә 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Алена Романова җиңүче булды. 1нче мәктәпнең география укытучысы Павел Зинкин — икенче, Елизавета Голованова өченче урынны алды. 

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңүче булып Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укытучысы Зөлфия Нәбиуллина танылды, 2нче урынны — 6нчы мәктәп укытучысы Зилара Данилова, 3нче урынны 7нче мәктәп укытучысы Алсу Талипова алды.

2024-2025 уку елында Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерлар әлеге конкурсның зона турында үзләрен сынаячаклар. Ул 2025 елның февралендә узачак.

фото мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев