Зәйдә 2015 елгы балалар командалары арасында хоккей фестивале узды
8 апрельдә “Яшьлек” спорт комплексында 2015 елгы балалар командалары арасында хоккей буенча фестиваль узды.
Мондый чараларны ТР хоккей федерациясе ел саен иң яшь хоккейчылар өчен үткәрә. Уеннар 4х4 форматында мәйданчыкта узды. Фестивальдә Баулы шәһәренең ”Девон” , Бөгелмәнең “Арслан – 1” һәм “Арслан – 2”, Чистайның “Черные Пантеры”, Норлатның “Ледок”, Лениногорскийның ”Нефтьче”, Кама Аланының “Олимпия”, Зәйнең “Яшьлек” командалары катнашты. Уйналган матчлар нәтиҗәләре буенча “Яшьлек” командасы III урынны яулады. Команданың тренеры - Айнур Хөснетдинов.
Фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев