Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә 19 мәктәп автобусы тиешле әзерлектә, дип бәяләнде

Бүген Зәйдә яңа уку елы башланыр алдыннан соңгы тапкыр мәктәп автобусларының тулы әзерлектә булуы күздән кичерелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, район юл хәрәкәте иминлеге бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин, җаваплы затлардан торган комиссия бернчә көннән балаларны мәктәпләргә укырга йөртергә керешәчәк 19 автобусның тиешле таләпләр буенча җиһазландырылуын, төзеклеген, куркынычсызлык элементлары белән тулыландырылуын карадылар. 
“Быелгы уку елында балаларны мәктәпләрдә 19 автобуста йөртәчәкбез, алар барысы да тулы әзерлек сызыгына куелды. Безнең мәктәп автобуслары барысы да заманча җиһазландырылган, барлык куркынычсызлык чаралары да тиешле дәрәҗәдә көйләнгән. Иң озак хезмәт күрсәтүче ике автобусыбыз  2015 елгы, ә калганнары барысы да яңалар. Быелгы елда безнең мәктәп автобуслары паркы ике яңа транспорт белән тулыланды. Ә киләсе елда 2015 елгы автобуслар да яңага алыштырылачак. Балаларны йөртү белән бәйле булганга күрә транспорт чараларына да, автобус йөртүчеләргә дә таләпләр катгый. Машина йөртүчеләр рейска чыкканчы да, кайткач та медицина күзәтүе үтәләр. Ә автобуслар юлда ватылып калган очраклар өчен махсус ремонт төркемебез бар, алар тиз арада урыннарга чыгып ярдәм чарасы күрсәтергә әзер, - ди “Авторитет” оешмасы җитәкчесе Александр Басыйров.
Ә мәктәп маршрутының иң озын юлы Бохарай авылы мәктәбенә укучылар йөртүче автобуска туры килә. Йөртүчесе Николай Петров та иң тәҗрибәле шоферларның берсе. Аның руль артындагы  хезмәт стажы 41 ел белән исәпләнә.
- Балалар йөртүдә ике сезон эшләдем. Юл озынлыгы 186 километр. Миңа Урсайдан, Әлкин, Апач авылларыннан 23 баланы укырга алып килү, алып кайту йөкләнгән. Әлбәттә, авыл юллары бигрәк тә кышкы чорларда шактый катлаулы, әмма әле минем карамакта булган балаларның бу көнгә кадәр дәресләргә соңга калганы юк. Балалар йөртү сәбәпле эшемә бик җитди карыйм, - ди Николай Петров. 
Гомумән, Эрнест Сәфәргалиев та, Рамил  Гарифуллин да һәр автобусны карап, һәр машина йөртүче белән аралашып әзерлекне тиешле дәрәҗәдә, дип бәяләделәр. Һәр шоферга катгый киҗәшләрне бирделәр, исән-имин йөрүләрен теләделәр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев