Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә 177 беренче курс студенты Белем көнен туган шәһәрләре уку йортында каршылый

Бүген бөтен илдә Белем көне. Зәебездә исә яңа уку елына чакырып беренче кыңгырау политехник колледж студентлары өчен яңгырады. Аларны Белем көне белән тәбрикләргә район башлыгы Разиф Кәримов килде.

Быел политехник колледжда 522 студент 13 белгечлек буенча белем алачак. Шуларның 177се тәүге тапкыр студент булучылар. Тантаналы чара барышында Разиф Галиевич беренче курс студентларына аерым мөрәҗәгать итеп, һөнәри белемне ныгытып үзләштерергә чакырды. 
- Уку йортында яхшы белем үзләштерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Ә укуны тәмамлаганнан соң һәр студентны эшкә урнаштыру, үзебезнең шәһәрдәге предприятиеләр коллективы әгъзалары итү өчен шәхсән кызыксынып торам. Безнең колледж студентлары республикада билгеле урын тоталар, сез дә өлкән курслардан калышмассыз, дип исәплим. Биредә патриотик тәрбия дә югары дәрәҗәдә куелган, хәрби хезмәткә алынуда алар һәрчак алдынгылар сафында. Хәтта узган ел без 4 кызыл дипломны студентларның әниләренә тапшырдык, чөнки алар диплом алганчы ук инде Россия Кораллы көчләре сафына бастылар. Мондый яшьләр тәрбияләүче уку йорты безнең горурлыгыбыз, - диде район башлыгы. 
Ә колледж директоры вазифасын башкаручы Вәсилә Исрафилова һәр студентны нәтиҗәле белем үзләштерергә, актив яшәү рәвеше алып барырга чакырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев