Зәйдә 105 укучы рус теленнән имтихан тапшыра
Бүген Татарстанның 15 258 чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән БДИ тапшыра.
Татарстанда БДИ уздыруның 107 пункты оештырылган, аларда республиканың 4 758 педагог хезмәткәре катнашыр дип көтелә. Рус теле-аттестат алу һәм югары уку йортына керү өчен мәҗбүри имтихан. Аттестат алу өчен минималь бусага - 24 балл, югары уку йортына документлар тапшыру өчен - 40 балл.
Онлайн-видеокүзәтү имтихан тапшыруның барлык пунктларында да алып барыла.
Имтихан 3 сәгать 30 минут дәвам итә, физик мөмкинлекләре чиклеләргә ул — 5 сәгать.
Рус теленнән БДИда укучылар җентекле җаваплар бирергә яки берничә дөрес җавап сайларга һәм бирелгән темага инша-фикер язарга тиеш.
Нәтиҗәләр 17 июньдә билгеле булачак.
Имтиханны резерв срокларда - 23 июньдә һәм 3 июльдә тапшырырга мөмкин.
Зәй районында 105 укучы рус теленнән БДИ тапшыра. Имтихан 6нчы мәктәптә үткәрелә.
Киләсе имтиханнар физика һәм җәмгыять белеменнән дүшәмбе, 2 июньдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев