Зәйдә 105 чыгарылыш сыйныф укучысы математикадан имтихан тапшыра
Бүген – 27 майда унберенчене тәмамлаучы яшь зәйлеләр өчен иң җаваплы көннәрнең берсе – укучылар математикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшырачаклар.
Имтиханнар шәһәрнең 6нчы мәктәбендә бөтен таләпләрне үтәп оештырыла. Математикадан база сынавын – 47 укучы, профильне – 58 укучы тапшыра. Дәүләт имтиханы сәгать 10 башлана. Укучылар биремнәрне база буенча 3 сәгать, профильне 3 сәгать 55 минут язачаклар. Балаларга уңышлар телик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев