Зәйдә 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана
1 апрельдән 31 майга кадәр район территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик икеайлык үтәчәк.
Бу вакыт эчендә район территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла. Иң беренче чиратта тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм юкка чыгару буенча чаралар күреләчәк. Икеайлык кысаларында паркларны, урамнарны, оешма, предприятие, учреждениеләре тирәләрен чистарту буенча өмәләр узачак.
27 апрельдә районкүләмендә шимбә өмәсе планлаштырылган.
Күп оешма-предприятиеләр 1 апрель җиткәнне дә көтмичә үзләренә беркетелгән урыннарны чистартырга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев