Зәйдә 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана
1 апрельдән 31 майга кадәр район территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик ике айлыгы үтәчәк.
Айлык кысаларында оешма, предприятие тирәләрен, паркларны, урамнарны чистарту буенча өмәләр узачак. Карлы кыштан соң, табигатьтә яз сулышы сизелә. Шуның белән бергә кар астыннан чүп-чар чыга башлый.
Беркетелгән территорияләрне җыештыруга беренчеләрдән булып “Благострой” ширкәте һәм “Энергетик” Мәдәният сарае хезмәткәрләре чыкты. Бүген хезмәт коллективлары үзләренең участокларында тәртип урнаштыра башлады.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев