Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй заводы хезмәткәрләре балалары белән Казан циркында булдылар

Хезмәткәрләрнең ялын кайгыртып, «АККУРАЙД УИЛЗ РУССИА» ҖЧШ профсоюз комитеты, хезмәткәрләр һәм аларның балалары өчен Казанга экскурсия оештырды.

Алар Казан циркында "Одержимые" экстрим-шоу тамашасын карадылар. Циркка бару көчле тәэсирләр калдырган. 

“Искиткеч күңелле һәм мавыктыргыч чара булды. Җитез акробатлар, шаян клоуннар һәм искиткеч өйрәтелгән хайваннар барысын да сокландырды.  Тамаша барышында артистларга ярдәм итүдә актив катнашкан балалар зур канәгатьлек алды. Вакыт сизелмичә үтеп китте – бөтен гаилә өчен бик яхшы күңел ачу чарасы булды”, - диләр завод хезмәткәрләре.

 

фотолар предприятиедән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев