Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй ЗАГСы балаларга кушылган иң популяр һәм сирәк исемнәрне атады

Узган ел Зәйдә ир балалар күбрәк туган.

Зәй ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2024 елда шәһәр-районда 204 бала дөньяга аваз салган, аларның 112се — малай, 92се — кыз бала. 

Статистика күрсәткәнчә, икенче балалары туган гаиләләр күпчелекне тәшкил итә. 57 бала — гаиләдә беренче, 76сы — икенче, 52се — өченче, 19ы дүртенче бала булып туганнар. Бер гаиләдә игезәкләр дөньяга килгән. 

Малайларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары — Әмир, Матвей, Тимур, Кәрим, Эмиль, кызлар арасында — Әминә, Ясминә, София, Ева. Әти-әниләр арасында балаларына Авелия, Власта кебек сирәк исемнәрне кушучылар да бар. 

Узган ел шәһәр-районда 188 пар законлы төстә никахларын теркәгән, 198 пар аерылышкан. 649 кеше бакыйлыкка күчкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев