Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Зәй җылысы» хәйрия фондын оештыручы

Марат Кыямов мобилизация башлануның беренче көннәреннән Зәй егетләре белән элемтәдә торып, аларны хәрби тормышта кирәкле булган әйберләр белән тәэмин итүгә Зәй халкын да тартты. Хәзер ул «Зәй җылысы» хәйрия фондының башкарма директоры.

— Барысы да мобилизация игълан ителгәч башланды. Казанда хәрби өйрәнүләр узучы егетләргә җылы киемнәр илтеп кайттык. Аннан егетләр үзләре чыга башлады. Зәйлеләр белән бергә җыелып, тепловизор алдык егетләргә. Шуннан соң инде тыгыз бәйләнештә булып, ничек тә якташларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз. Без бу эшләрне җиңү өчен, ил иминлеген сакларга киткән ир-егетләребезнең сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтулары, солдатларның безнең кайгыртуыбызны тоеп, тыныч күңел белән хезмәт итүе өчен эшлибез. Ә якташларың белән чит җирләрдә, бигрәк тә хәрби бәрелешләр барган урында очрашып күрешү бездә дә, аларда да онытылмас тәэсирләр калдыра, — ди Марат Факилович.

Ул да махсус хәрби операция зонасына Зәйдән китүче һәр гуманитар ярдәмне озата бара.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО  #ВСЕСВОИТМ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВСЕСВОИ