Зәй җыелма командасы “Иң тату гаилә” номинациясендә бүләкләнде
24 гыйнварда Түбән Камада «Сибур Арена Н‑К» спорт клубында республиканың мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр гаиләләре катнашында гаилә спартакиадасы үтте.
Анда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 9 команда көч сынашты. Зәй данын анда "220 вольт" дип исемләнгән җыелма команда яклады. Анда биш гаилә кергән иде. Алар – “Салават күпере” балалар бакчасыннан Мачтаковлар һәм Шиһаповлар, “Урман әкияте” балалар бакчасыннан Кухаркиннар һәм Хәлиуллиннар, “Алтынчәч” бакчасыннан Нәфыйковлар.
Нәтиҗәдә Зәй җыелма командасы “Иң тату гаилә” номинациясендә бүләкләнде.

фотолар мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев