Зәй хәрбиләренә машина алуда ярдәм кирәк
Фронтта автомобильләр — хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле һәм мөһим әйберләрнең берсе.
Иске Зәйдә яшәүче Малафеевлар гаиләсе махсус хәрби операциядә катнашучы улларына ике ел элек «УАЗ» машинасы алып җибәргән иде. Ләкин, кызганычка каршы, алар дошман дроннары һөҗүме аркасында йөри алмаслык хәлгә килә.
«Амбал» позывноен йөртүче Зәй егетенең тормыш иптәше Ләйсән 430нчы полк өчен «УАЗ» машинасы алырга акча җыюны игълан итте.
«Әлеге машина хәрби заданиега егетләрне йөртү, яралыларны эвакуацияләү өчен кирәк безгә. Машина бәясе 500 мең сум тора. Безнең полкта Зәй егетләре дә бар. Битараф булмаган якташларымның ярдәменә өметләнәм. Алдан ук рәхмәтләремне белдерәм. Җиңү безнең якта булачак!» — ди «Амбал».
Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр Ләйсән Фәнисовнаның телефон номеры: 8-9046684185.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев