Зәй хәрбиләре: «Туган яктан килгән ярдәм безгә көч өсти»
Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, хәрбиләргә ярдәм итү эшен башлап йөрүче волонтерлар катнашты.
Сөйләшү махсус хәрби операция барышында һәлак булган Зәй хәрбиләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Очрашуда район башлыгы хәрбиләрне район икътисады белән таныштырып үтте, егетләрнең Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын, исән-сау җиңү белән кайтуларын теләде.

Шулай ук очрашуда хәрбиләргә түләнә торган махсус пособиеләр, гаиләләренә күрсәтелүче ярдәм чаралары, районнан җибәрелүче гуманитар ярдәм турында да фикер алышынды.
-Ватан чакыруы буенча илебез сагына баскан ир-егетләргә рәхмәт әйтәсем килә. Без монда тылда — хәрбиләрнең тормышын җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Зәйдә район башлыгы һәм аның командасы тарафыннан хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш башкарыла. Хәрбиләребезнең тормышы, сәламәтлеге безнең өчен иң беренче урында. Сез явызлык белән көрәшәсез. Исән-сау җиңү белән кайтыгыз, — диде Николай Атласов чыгышында.
Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга, госпитальләргә, шулай ук Лисичанск, Рубежное халкына ярдәм күрсәтү буенча гомуми эштә актив катнаша. Бүгенге көндә гуманитар йөкнең чираттагы партиясе әзерләнә.
-Төрле яклап безгә ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт. Туган яклардан ярдәм алу безгә көч бирә, — диде очрашуда катнашучы «Нэо» позывноен йөртүче хәрби.
Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә актив гражданлык позициясе өчен район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, ГРЭСның механик производство мастеры Андрей Ильин, «Росгвардия» сак хезмәте өлкән стрелогы Александр Феофилов район башлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев