Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй хәрбие укучыларга очрашуда ватанпәрвәрлекнең мөһимлеге турында сөйләде

Иске Зәй яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете белән очрашу узды.

Хәрби белән очрашуга 1нче мәктәп укучылары, маскировка челтәрләре үрүчеләр килде.

Руслан Ватаныбыз сагына контракт буенча баскан. Хәрби зонада “Киямич” позывноен йөртә. Илдә өлешчә мобилизация башлангач, ул хәрби комиссариатка үз теләге белән китәргә теләк белдереп барган. Ләкин  мобилизациягә эләкмәгән. Әмма егет ныклы карарыннан баш тартмаган. 

Дәүләт хезмәтләре порталы аша контаркт буенча  хезмәткә китәргә теләк белдереп, гариза бирә.

“Киямич” очрашуга гаиләсе белән килде. Ул үзенең шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты, хезмәте, шулай ук патриотизмның һәм тылдагы ярдәмнең мөһимлеге турында сөйләде. 

"Мондый очрашулар бәһасез. Без чын геройларның янәшәбездә булуын күрәбез, алардан чын дөреслекне беләбез. Бу - патриотик тәрбиянең иң яхшы формасы, ул яшьләрдә Ватанга мәхәббәт, аны саклаучыларга хөрмәт формалаштыра", - ди яшьләр үзәге белгечләре.

фото Иске Зәй яшьләр үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев