Зәй хәрбие: «Якташларыма тыныч күк йөзе телим»
Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете якташларына тыныч күк йөзе тели.
Зәй егете Станислав кечкенәдән үк хәрби булырга теләгән. 14 яшендә «Форпост» оешмасы составында Кама Аланында хәрби-патриотик җыеннарга баргач, егет бу турыда ныклы карарга килгән. Станислав патриот булып туган дияргә дә тулы нигез бар, чөнки аның туган көне дә нәкъ менә 12 декабрь — Россия Конституциясе көнендә.
Егет 2015 елда контракт буенча хәрби хезмәттә, ә 2022 елдан махсус хәрби операциядә катнаша.
«2021 елда Таҗикстанда хезмәт итү өчен Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзедем, ә махсус хәрби операция башлангач, анда җибәрделәр», — ди Станислав.
Ул пулеметчы булып хезмәт итә. Аңа яу кырыннан берничә мәртәбә сугышчан дусларын коткарырга туры килгән.
Егет читтән торып Казан инновацион университетында укый. Туган якка сессиягә кайткан.
«Беренче чиратта якташларыма сәламәтлек, тыныч күк йөзе, әлбәттә инде, махсус хәрб операциянең тизрәк тәмамланып, хәрбиләребезнең зур җиңү белән өйләренә кайтуларын телим», — ди Станислав.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев