Зәй хәрбие 58 яшендә контракт төзегән
Ул инде елдан артык махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз сагында тора.
Зәйдән “Казак” позывноен йөртүче хәрби 58 яшендә контракт буенча хезмәтне сайлаган. Ул улы һәм кияве артыннан махсус хәрби операция зонасына киткән.
“Казак” инде елдан артык махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз сагында тора.
"Махсус хәрби операциянең беренче көнендә, 22 февральдә, олы улым фронтка китте. Мин сәламәтлегем торышы буенча бер ел буе хәрби хезмәткә китә алмадым. Хәрби комиссариатның ишек төбен таптап, аларны аптыратып бетердем. Нәтиҗәдә 2023 елның 4 маенда контракт төзедем. Башта Тоцк полигонында хәрби өйрәнүләр уздым, аннары махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр", - ди хәрби.
Аның улы да, кияве дә алгы сызыкта дошманга каршы көрәшә.
“Мин казаклар нәселеннән, “Казак” позывноен да йөртәм. Улым да - казак. Ул Луганск юнәлешендә хезмәт итә. Киявем чечен сугышын үтте. Алар алгы сызыкта булганда, мин таза ир-ат ничек өйдә кул кушырып утырыйм?! Киленем, кызымның күзенә ничек карарга... Улларым сугышта, ә мин өйдә. Минем бабам да, әтием дә Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән. Ватанны һәркем сакларга тиеш", - ди хәрби.
Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләр 2 миллион сумга кадәр артты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев