Зәй хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе утырышы узды
«Все СВОи» марафоны кысаларында булачак солдатларга контракт буенча хезмәт турында сөйләп, мәгълүматый белешмәлекләр таратылды
Зәй хәрби комиссариатында район башкарма комитеты җитәкчесе, чакырылыш комиссиясе рәисе Эмиль Галеев катнашында чакырылыш комиссиясенең чиарттагы утырышы булды.
Комиссия әгъзалары алдына медицина тикшерүен уңышлы узган егетләр басты. Алар булачак солдатларның шәхси эшләре белән таныштылар. Шулай ук комиссия әгъзалары егетләрнең физик әзерлегенә ныклы игътибар иттеләр, һәркайсы белән әңгәмә үткәрелде. Егетләргә армия мәктәбен лаеклы узуларын теләделәр.
«Все СВОи» марафоны кысаларында булачак солдатларга контракт буенча хезмәт турында сөйләп, мәгълүматый белешмәлекләр таратылды. Алар бу тема буенча якыннары, дуслары арасында да сөйләшүләр алып барабыз, диделәр.
РФ Кораллы Көчләре сафларына көзге чакырылыш 1 октябрьдә башланды һәм 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев