Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә актив пенсионерлар өчен клуб эшли

«Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Семья»(«Гаилә») илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты программасын гамәлгә ашырып, актив озын гомер идеясен хуплый. «Пульс» актив пенсионерлар клубы эшчәнлеге шуның ачык мисалы.


«Пульс» клубы 25 елга якын шәһәребезнең иң энергияле һәм тормыш сөючән пенсионерларын берләштерә. Клубны оештыруның төп максаты –  өлкән буын гражданнарның гомер озынлыгын һәм яшәү сыйфатын күтәрү, аларны актив интеллектуаль, иҗади, иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүгә ярдәм итү өчен шартлар тудыру.

«Пульс» клубы беренче чиратта - сәламәтләндерү клубы. Биредә физиологик һәм психологик сәламәтлекне ныгыту буенча эшчәнлек оештырылган. Алар   физик культура, буыннар хәрәкәтчәнлеге өчен Норбеков буенча гимнастика, Стрельникова буенча сулыш гимнастикасы һәм күзләр өчен гимнастика ясыйлар.

Моннан тыш,  клуб өлкәннәр өчен аралашу һәм ял итү урыны да. Монда алар бер-берсе белән яңалыклар һәм рецептлар белән уртаклаша, районда, республикада һәм илдә барган вакыйгалар турында фикер алыша. 

Төрле бәйрәмнәрне алар бергәләп оештыра, сценарийлар язалар, музыкаль озата баруны сайлыйлар, костюмнар һәм декорацияләр уйлап табалар, репетицияләр ясыйлар, матур һәм озак истә калырлык чаралар үткәрәләр. Алар җырлыйлар, бииләр, кул эшләре һәм иҗат белән шөгыльләнәләр.

Боларга өстәп  «Пульс» клубы  - өлкәннәр өчен белем алу платформасы да. Клубның эше төрле дәрес формаларын: психолог, юрист, үзәк белгечләре һәм башка ведомстволар белән әңгәмәләр үткәрүне үз эченә ала.

Гомумән, «Пульс» клубы актив эшчәнлекне дәвам итүнең, үз-үзеңне үстерү белән шөгыльләнүнең һәм үзеңнең физик һәм рухи халәтең турында кайгыртуның мөһим үрнәге булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев