Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй халкы ачык һавада кино карады

Зәйнең бюджет киноучреждениесе олысы-кечесе өчен уңайлы тормыш һәм үсеш шартлары тудыруга юнәлдерелгән актив эш алып бара.

Әлеге эш «Гаилә» милли проекты, шулай ук «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелә. Шәһәр халкы өчен ачык һавада шәһәр киңлекләрендә, паркларда, скверларда, ишегалды мәйданчыкларында, шулай ук «Йолдызлык» балаларны савыктыру лагеренда нәфис фильмнар күрсәтелә. Агымдагы елның җәйге чорында урамда 5 кино күрсәтү оештырылды.

Күпләргә таныш «Царевна-Лягушка», «Капитан Крюк», «Приключения маленького Бахи» нәфис фильмнарын карау балаларга фантазия дөньясына чумарга, дөньяга карашларын киңәйтергә һәм җәйге каникулларда күңелле вакыт үткәрергә мөмкинлек бирде, ә өлкән тамашачыларда уңай хис-кичерешләр уятты.

-Аяз көндә, йолдызлар астында зур экраннан кино карау – үзе бер ял-, ди зәйлеләр. 

Әлеге проектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев