Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй волонтерларына Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм иткән өчен рәхмәт хаты тапшырылды

Курск өлкәсенең чик буе районнарыннан качакларны вакытлыча урнаштыру пунктында эшләүче «Олимпиец» ассоциациясе вәкиле Зәйнең «Zаинск с Vами» цехында булды.

Очрашу барышында ул волонтерларга гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Хатта билгеләп үтелгәнчә, Зәй волонтерларының актив гражданлык позициясе катлаулы тормыш хәлендә калучыларга үзләрен вакытлыча урнаштыру пунктларында уңайлырак хис итәргә ярдәм итә.

"Zаинск с Vами" волонтерлык цехы эшли башлаганнан бирле анда катнашучылар хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре генә үреп калмый, ә качаклар һәм чик буе төбәкләрендә зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны да оештыра. Посылкаларда азык-төлек, гигиена чаралары, киемнәр һәм башка кирәкле әйберләрне озаталар.

“Сезнең булышлык - ул матди ярдәм генә түгел, ә бу катлаулы вазгыятьтә без үзебез генә түгел икәнлегебез билгесе", - дип язылган Рәхмәт хатында.

Проект координаторлары билгеләп үткәнчә, Зәй халкы актив рәвештә волонтерлык эшчәнлегенә кушыла,  гуманитар йөк җыюда катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев