Зәй волонтерлары Түбән Камада ял итеп кайтты
24 ноябрьдә Зәйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр өчен Түбән Кама термаларына сәяхәт оештырылды.
Әлеге игелекле йөрәкле хатын-кызлар менә өч ел инде көн саен махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Бу аз вакыт түгел. Узган атнада Иске Зәй яшьләр үзәгендә меңенче челтәр үрелде.
Һәр челтәр – ул гади тукыма кисәге генә түгел. Бу - катлаулы, күп этаплы эш нәтиҗәсе. Шулай ук Иске Зәйдә “Макраме” клубында ике тегүче хәрби зонага җибәрү өчен эчке киемнәр, госпитальләр өчен пижамалар һәм маскировка челтәрләрен салып җибәрү өчен капчыклар тегә. Параллель рәвештә гуманитар ярдәм җыю бара: һәр челтәр эченә солдатлар өчен кирәкле әйберләр салына.
Бу көннәрдә Зәйдә маскировка челтәрле үрүче волонтерларны аз гына булса да ял иттерү, яңа көч туплау максатында, аларның игелекле хезмәтенә хөрмәт йөзеннән Түбән Кама термаларына сәяхәт оештырылды.

“Волонтерлар - олы йөрәкле, игелекле затлар. Алар махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын өчен бар көчләрен биреп, ялсыз эшлиләр. Түбән Кама термаларында булып, алга таба эшләү өчен тагын да көч-куәт алып кайттылар. Аннан кайту белән җиң сызганып эшкә тотындылар”, —ди “Макраме” клубы кураторы, «Мәктәп» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долгова.
Волонтерлар сәяхәтне оештыручыларга – “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Светлана Долговага, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеевка, яшьләр үзәге директоры Ирина Беланга рәхмәтләрен белдерәләр.
Фотолар “Мәктәп” үзидарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев