Зәй волонтерлары җибәргән Чебурашкаларны хәрбиләр талисман итеп йөртә
Бүген - 20 августта - Чебурашканың туган көне.
Бу көнне персонаж авторы Эдуард Успенский үзе билгеләгән. 1966 елның 20 августында Чебурашка маҗаралары турында беренче китап дөнья күргән. Бу сөйкемле персонажның әдәбиятта инде 1966 елдан бирле, ә мультипликациядә 1969 елдан яшәвенә ышануы кыен!
Бу тарихның күпьеллык халыкара популярлыгының сере бик гади - анда безнең тормышыбызның иң төп сыйфатлары: ныклы дуслык һәм үзара ярдәмләшү, якын кешебезне чын күңелдән кайгырту һәм кичерү сәләте, игелекле гамәлләр кылырга чын күңелдән омтылу сизелеп тора.

Бу көнне ятим балалар өчен төрле изге эшләр үткәрелә. Чебурашка аларның символына әверелә, чөнки әкияттә аның әти-әнисе юк, ләкин ул чын гаилә булып киткән дуслар таба.
Зәй волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга Чебурашкалар җибәрә. Шунысы игътибарга лаек, Чебурашкаларның күкрәкләренә Татарстан флагы ябыштырылган, ә аның бер өлешенә «Зәй» дип язылган. Сугышчылар мондый бүләккә бик тә шат булуларын белдерәләр.

Хәзерге вакытта Чебурашка бөтен дөньяда популярлык казанды, ул - балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә яраткан персонаж. Чебурашка Зәй хәрбиләрен Җиңүгә рухландыра һәм Җиңү көнен якынайта.
фотолар волонтерлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев