Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй ветеринария табиблары дуңгыз асраучыларны уяу булырга чакыра

Район ветеринария табиблары дуңгызларда африка чумасы авыруын кисәтү өчен ветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы турында искәртә.

Дуңгызларда африка чумасы - вируслы авыру, ул аеруча кискен, хроник төстә була һәм күбесенчә үлемгә китерә. Яше һәм токымына карамастан, африка чумасы белән йорт һәм кабан дуңгызлары авырый.

-Африка чумасының үтеп керүенә юл куймас өчен билгеләнгән кагыйдәләрне катгый үтәү сорала. Хуҗалыкларга дуңгызларны ябык биналарда гына асрарга рөхсәт ителә, аларның иркендә йөрүенә юл куярга ярамый. Дуңгызларны рөхсәт ителгән сату урыннарда, ветеринария документлары булганда гына алырга кирәк, - ди  район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фоат Исламов.

Африка чумасыннан дәвалау чарасы юк. 95-100 процент очракта ул үлем белән тәмамлана. Гадәттә, бу вирусны йоктырган дуңгыз 3-4 көн эчендә үлә. Африка чумасын йоктырган дуңгызда клиник билгеләр 2-22 тәүлек арасында сизелә башларга мөмкин. Чирнең беренче билгеләре  дуңгызның тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә. Дуңгызның сулышы ешая, тәне тимгел-тимгел кызара, шәмәхә төстәге таплар пәйда була.

Чирне булдырмый калу өчен профилактика чараларын төгәл үтәргә кирәк.

“Әгәр дә дуңгызларда африка чумасы бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә 6-62-78 телефоны буенча хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру дуңгызны үз урынында аерып калдырырга кирәк”, -ди Фоат Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев