Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй ветеранын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаковны Ватанны саклаучылар көне белән өенә барып котлады.

Чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров катнашты. 

Леонид Мачтаков– шәһәр-районыбызда билгеле шәхес.

Ул 1923 елның 13 маенда Зәйдә туган. Аның  сугышчан юлы 1942 елда пехота училищесын тәмамланганнан соң башлана. Леонид Яковлевич “Батырлык өчен”, “Сталинград оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнгән,  хәрби уңышлары өчен  Сталинның җиде грамотасына ия була. Ветеран Бөек Ватан сугышы тарихына кергән күп кенә мөһим бәрелешләрдә катнаша: Сталинград сугышы, Мәскәү янында барган сугышларда. Ул  -  Украинаны фашистлардан азат итүдә, “Курск дугасы“ операцияләрендә катнашкан шәхес. Ветеран ике мәртәбә яралана, берничә тапкыр чолганыштан чыга, Днепрны кичкәндә бата, әмма исән кала.

Разиф Галиевич лаеклы сугышчан һәм хезмәт юлы узган ветеранга олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, сез яшьләргә үрнәк, диде.

 Ә Леонид Яковлевич котлаулардан күңеле булып, илебезгә иминлек һәм аяз күк йөзе теләде. 

-Безнең илебезне яулап алыр өчен дошман илбасарлары тарафыннан һөҗүмнәр тарихта булып торган. Әмма Россия һәрвакыт җиңүчеләр рәтендә булды. Бүгенге махсус хәрби операция дә илебез җиңүе белән тәмамланыр дип ышанып әйтәм, - диде ул. 

Дмитрий Прохоров ветеранны котлап, агымдагы елда алда мөһим чаралар - станциянең һәм Сезнең юбилеегыз тора, без эшчәнлегебездә Сезнең олы тәҗрибәгезгә таянабыз, диде.

Леонид Мачтаков исә ГРЭСны модернизацияләү мөһим эшләрнең берсе булуын ассызыклады. 

Ветеран өчен шигырьләр, җырлар яңгырады.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев