Зәй үзәк китапханәсендә Халыкара теләктәшлек көне турында сөйләштеләр
Халыкара теләктәшлек көне һәм районыбызда Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан Зәй үзәк китапханәсендә әдәби-музыкаль кичә үтте.
20 декабрьдә Халыкара теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу — бердәмлек, ярдәм һәм теләктәшлекнең мөһимлеген искә төшерүче көн. Ул бөтен дөнья кешеләрен социаль тигезсезлекләр, фәкыйрьлек һәм кешелек алдында торган башка проблемаларга каршы көрәштә көчләрне берләштерергә чакыра.
Әлеге дата һәм районыбызда Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан Зәй үзәк китапханәсендә 3нче мәктәпнең VI сыйныф укучылары катнашында «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.
Китапханәчеләр укучыларга әлеге көннең тарихы турында сөйләделәр, аннан соң халыклар дуслыгы турында мультфильм карадылар. Шулай ук балалар уеннарда, конкурсларда һәм викториналарда бик теләп катнаштылар.
Фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев