Зәй үзәк китапханәсендә сәнгать мәктәбенең 25 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
Күргәзмәгә сәнгать мәктәбен соңгы елларда тәмамлаган укучыларның диплом эшләре куелган.
«Осталыкка юл» дип исемләнгән күргәзмә 32 картинаны берләштерә. Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре бирегә килгән һәркемгә күргәзмә буйлап экскурсия оештыралар. Яшь талантларның күңел биреп башкарган, югары зәвыклы эшләре турында бик теләп сөйлиләр.
«Китапханәгә килүчеләр алдында үзенчәлекле сәнгать дөньясы ачыла. Безнең яшь зәйлеләребезнең күңел биреп, кабатланмас мизгелләрне картиналарга күчерүләре бик кыйммәт. Дөрес, сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның барысы да рәссамлык юнәлешен сайламаган, әмма аларның күңел халәтен кушып иҗат итә белүләре күп нәрсә турында сөйли. Әлбәттә, мондый балаларны күреп алып алар белән эшләүче педагоглар булуы да районыбыз өчен зур байлык. Сәнгать мәктәбе коллективын юбилей елы белән котлыйбыз, ә зәйлеләрне, кунакларны китапханәбезгә күргәзмә карарга чакырабыз», — ди үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев